Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск районнарында яшәүчеләр экология мәсьәләләре буенча киңәш-табышлы булачак

2019 елның 19 апреле, җомга

24 апрель көнне Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск районнарында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү үткәрелә.

08.00 сәгатьтә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә (Әлмәт ш., Әминов ур., 9а й., 1нче бүлмә) кабул итү оештырыла. Табигатьне саклау законы мәсьәләләре буенча ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Альберт Мәликов, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов киңәш-табышлар бирәчәк. Алдан язылып кую өчен телефон: 8(8553) 33-03-26.

11.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре башкарма комитетында (Кутузов ур., 1 й., 12 нче бүлмә)  ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Альберт Маликов, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов экология иминлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр алып барачак. Алдан язылып кую өчен телефон: 8(8553) 33-03-26 яки  Лениногорск шәһәрендәге телефон: 8(85595) 5-12-37.

14.00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәре башкарма комитетында (Гафиатуллин ур., 7 й., 312нче бүлмә) кабул итү була. Табигатьне саклау законнарына кагылышлы сорауларга ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы Альберт Мәликов, Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов җавап бирәчәк. Алдан язылып кую өчен телефон:  8(8553) 33-03-26 яки Бөгелмә шәһәрендәге телефон: 8(85594) 4-38-65.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International