Зәйнең яшь экологлары шәһәр һәм район халкының экологик үзаңын булдыруга үзләреннән өлеш кертергә тырыша. 20 апрель көнне бөтен Зәй районы буенча үткәреләчәк өмәләргә күбрәк игътибар җәлеп иттерү максатыннан, “Радуга” балалар бакчасына йөрүче нәниләр Яңа шәһәр микрорайонындагы Җиңү проспектында флеш-моб үткәрде.
Сабыйлар бер рәткә тезелешеп, үз шәһәреңне һәм үз табигатеңне яратырга өндәгән дүрт юллы шигырьләр сөйләде, шуннан соң үткән-сүткән халыкка экология темасына рәсемнәр өләште. Зурларның йөзләренә елмаю кунып, өмә турында искә төшерүләре өчен балаларга рәхмәтләр укыды һәм чистарыну чарасында, һичшиксез, катнашырга вәгъдә бирде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте