Тукай районында яшелләндерү эшләре башкарылды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Тукай районында, ТАССР оештырылуга 100 ел тулуга багышлап, агачлар утырту буенча язгы акция булып узды. Шула итеп, Иске Җирекле авылында яшәүчеләр 445 чыршы үсентесен утыртты. Чыршыны, мәңге яшел башка ылыслы агачлар кебек үк, апрель азагында, май башында яисә августның соңгы декадасында, сентябрь ае дәвамында утырталар. Авыл халкы, агач утырту белән беррәттән, урамнарны, ишегалларын да чистартты-җыештырды. Табигатьне саклау акциясенә районның балалар бакчалары, мәктәпләр дә кушылды. Районда яшәүчеләр әйтүенчә, яшь агачлар яңа иҗтимагый киңлекләр булдыруга ярдәм итәчәк һәм экологик вәзгыятьне яхшыртачак. Олылар яшьләрнең, инициативаны тиз генә күтәреп алып, эшкә кушылуыларына һәм шул рәвешле гражданлык җаваплылыгын күрсәтүләренә канәгать калуларын белдерде.  

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International