Әлмәттә табигатьне саклау кагыйдәләрен санга сукмаган берәүне административ җаваплылыкка тартканнар

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Әлмәттә кара һәм төсле металл әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген алып баручы бер хосусый эшмәкәргә карата административ тикшерү төгәлләгән. “Территорияне тикшергәндә, материалларның ачык мәйданчыкларда аунап ятуы, явым-төшем, кар-буран һәм җилдән сакланмавы, яңгыр-кар суларын агызу челтәренең автоном чистарту корылмалары белән тәэмин ителмәве ачыкланды. Моннан тыш металл өеменең Нариман елгасы яр буеннан нибары 85 метр ераклыкта саклануы билгеле булды, шул ук вакытта  су объектының су саклау зонасы 100 метр тәшкил итә”, – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Ләйсән Вильданова. Кар пробалары да пычрак матдәләр күләменең тиешледән артып китүен күрсәткән, агынты суларда да зарарлы матдәләр күләменең нормативка туры килмәве ачыкланган.

 Эшмәкәр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик таләпләрне һәм су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык объектларын һәм башка объектларны су объектларын пычранудан саклауны тәэмин итәрдәй корылмалар белән җиһазлау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы,  8.45 статьясының 1 өлеше  нигезендә административ җаваплылыкка тартылган. Хәзер аңа штраф түләргә һәм билгеләнгән срокта экологик законны бозуны юкка чыгарырга туры киләчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International