Әлмәтнең яшь экологлары кошкайларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә өйрәнде

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бу дөньяда нинди кошлар бар, һәм алар кайларда яши? Кайсылары туган төбәгебездә кышларга кала, кайсылары көньякка очып китә? Әлмәт шәһәренең 35нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, әнә шул сорауларга җаваплар табып, канатлы дуслар турында белемнәрен чарлады. Биредә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән чара булып узды. 

Дәрес барышында балалар кош тавышларын бер-берсеннән аерырга, канатлы дусларны саклау һәм аларга ярдәм итү кагыйдәләрен үтәргә өйрәнде, кошкайларны ашату, җимлекләр ясау серләренә төшенде. Шулай ук сабыйларның ата-аналары да, чарада катнашып, җимлекләр, сыерчык оялары ясауга үзләреннән өлеш кертте. “Чара балаларда зур кызыксыну уятты, аларны уйландырды, сокландырды, шатландырды. Сабыйлар кошларга ярдәм итәргә, аларны кадерләп сакларга вәгъдә бирде”, – ди ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Маргарита Краснова.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International