Экологлар икеайлык башыннан бирле табигатьне саклау законын бозуның 1089 очрагын ачыклаган

13 апрель 2019 ел., шимбә

Александр Шадриков Хөкүмәт йортында санитария-экология икеайлыгы кысаларында ике атналык эш нәтиҗәләре турында сөйләп үтте. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәшмә булып узды. Табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе үзенең чыгышында табигатьне саклаучыларның закон бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау буенча барлык оешмалар белән актив төстә уртак эш алып баруы турында сөйләде. “Барлык муниципалитетлар тәртип салуга кереште. Атна уртасында һәм ахырында өмәләр үткәрелде. Юллар, тукталыш павильоннары чистартыла-җыештырыла”, – дип билгеләп үтте  Александр Шадриков.

Ике атна эчендә республикада күзәтчелек органнары һәм муниципаль районнар барлыгы 1089 закон бозу очрагын ачыклаган. 624 зат административ җаваплылыкка тартылып, барлыгы 1,9 миллион сумлык административ штраф салынган. Александр Шадриков басым ясап әйткәнчә, районнарның башкарма комитетлары полигоннарга  55 мең куб.м. күләмендә каты көнкүреш калдыгы чыгарган, чистарту-җыештыру эшләрендә 99 меңнән артыграк кеше, 1362 берәмлек махсус техника катнашкан. Министрлык инспекторлары сәнәгать, төзелеш мәйданчыклары һәм адәм баласына кереп-чыгып йөрү авыр булган башка урыннарны тикшергәндә,  квадрокоптерлардан файдалана. Шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Чистай, Арча  һәм Иннополис мәктәпләрендә экология дәресләре үткәрелгән һәм яраксызга әйләнгән батареяләр җыю өчен контейнерлар урнаштырылган. Әлмәт шәһәренең экология департаменты, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Эковесна-2019” һәм “Макулатура тапшыр – агачны саклап кал” акциясе кысаларында 10 тоннадан артыграк макулатура тапшырган. Март аенда җыелган икенчел чималның гомуми авырлыгы 46 тоннадан артып киткән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования