Предприятиеләр территориясендә чүп өеме ясау административ штраф салуга китерә

12 апрель 2019 ел., җомга

Республикабыз предприятиеләре һәм оешмаларының территорияләре барлык экология һәм санитария-эпидемиология таләпләренә туры килергә тиеш. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Татарстанда үткәрелеп килүче санитария-экология икеайлыгы кысаларында участоклар торышын тикшерә. Туфракка калдыклар һәм чүп өеп кую фактлары, чүплекнең мәйданына бәйсез рәвештә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә административ эш кузгатуга нигез булып тора. Әнә Түбән Кама предприятиесендә бер вазифаи зат та җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү таләпләрен үтәмәгән өчен штрафка тартылачак. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары шәһәргә рейд ясау барышында әнә шул предприятиедә закон бозу очрагына тап булган.

Исегезгә төшерәбез: рөхсәт ителмәгән урында чүплек ясаган өчен административ штраф күздә тотылган. Аның күләме физик затлар өчен – 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен –  10-30 мең сум, юридик затлар өчен – 100 меңнән 250 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Татарстан Республикасында территорияләрне чистарту-җыештыру буенча икеайлык 1 апрельдә башланып китте. Май азагына кадәр ишегаллары, балалар мәйданчыклары, шәхси торак сектор, гараж кооперативлары тәртипкә китереләчәк, халыкның массакүләм ял итү урыннары, ял базалары, бакчачылык ширкәтләре чистартылачак. Зиратлар һәм аларның тирә-юне, истәлекле урыннар, парклар һәм скверлар торышы аерым игътибар үзәгенә алыначак.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования