Экологлар Лениногорскида төзелеш калдыклары чүплегенә тап булган

11 апрель 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск шәһәрендә Агадуллин урамында түбә алыштырганнан соң ташлап калдырылган төзелеш калдыкларына юлыккан. 50 кв.м мәйданда кирпеч ватыклары, агач һәм полиэтилен калдыклары өеме булдырылган икән. Хәзер экологлар җир кишәрлеге милекчесен ачыклау белән мәшгуль – “Росреестр” ТР буенча идарәсенә тиешле запрос җибәрелгән. Гаепле затлар җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылачак.


ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования