Экологлар Чаллыда экскаватор белән җирне бозу очрагын ачыклаган

2019 елның 5 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре бер гражданинның мөрәҗәгате нигезендә җир законын бозу фактын теркәгән. Тикшерү барышында мөрәҗәгать итүче тарафыннан күрсәтелгән адрес буенча, экскаватор кулланып, җир эшләренең алып барылуы ачыкланган. Шулай итеп,  20 кв.м мәйданда рөхсәт документларыннан башка гына җирнең уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу һәм күчерү факты билгеләнгән. Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше (“Җирләрне бозу”) һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, алардан файдаланганда, аларны зарарсызландырганда, йөрткәндә, урнаштырганда һәм җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән башкача эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә беркетмәләр төзелгән.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International