Мамадышның 5нче балалар бакчасында санитария-экология икеайлыгы башланды

2019 елның 5 апреле, җомга

Балалар агачларны саклап кала, табигатьтә үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнә һәм язга сөенә. Мамадыш шәһәренең 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар ЭкоВесна-2019 акциясенә бик теләп кушылды. Яшь экологлар табигатьне саклау турында әкият куйды, карт имәнне “үлем”нән йолып калуга үзләреннән өлеш кертте, “Язның күңелле старты!” бәйрәмендә катнашты. “Елның җылы фасылына керәбез, димәк, күбрәк вакытыбызны табигать кочагында уздыра алачакбыз, дигән сүз. Санитария-экология икеайлыгына старт бирдек. Үсеп килүче буында табигатькә мәхәббәт тәрбияли,  экологик аңны сеңдерә һәм планетабызның киләчәге өчен җаваплылык хисе булдыра аласыбызга өметләнәбез”, – ди учреждение педагоглары.   

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International