Әлмәт предприятиесе табигатькә китерелгән зыян өчен 600 мең сумнан артыграк күләмдә штраф түлиячәк

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

ТР Арбитраж суды экологларның әйләнә-тирә мохиткә 682 500 сум күләмендә китерелгән зыянны каплау турында дәгъва гаризасын канәгатьләндергән. Табигатьне саклау законын бозу фактының  2017 елда ачыкланганын искә төшерик. Ул чагында кара тимер калдыклары һәм ватыкларын эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятиенең туфракны нефть продуктлары белән пычратканлыгы мәгълүм булган. “Оешманың җитештерү мәйданчыгы локаль чистарту корылмаларына ия булган яңгыр суларын агызу челтәре белән тәэмин ителмәгән һәм территория туфрак өеме белән әйләндереп алынмаган. Кара тимер ватыгы калдыклары, савытларга һәм өсте ябулы урынга урнаштырылмыйча, ачык мәйданчыкка өеп куелган. Пычранган территория мәйданының  210 кв.м тәшкил итүе ачыкланды”, – дип сөйләде ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Алинә Ризванова. Экологлар предприятиене Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.6 статьясындагы 2 өлеше (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”),  8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, алардан файдаланганда, аларны зарарсызландырганда, йөрткәндә, урнаштырганда һәм җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән башкача эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) нигезендә административ җаваплылыкка тарткан, аңа 140 мең сум күләмендә штраф билгеләнеп, закон бозуны юкка чыгару зарурилыгы турында күрсәтмә бирелгән. Предприятие экологларның җәза чарасына риза булмыйча, Әлмәт шәһәр судына һәм ТР Югары судына шикаять белән мөрәҗәгать иткән, әмма экологлар карары үзгәрешсез калып, предприятие штрафны түләгән. Ләкин предприятие ТР Арбитраж судында әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян күләмен  (682 500 сум) бәхәсле дип игълан иткән. Тик бу юлы да суд экологларны яклап карар чыгарган. Бүген предприятие экологик законны бозуны юкка чыгару эшләре алып бара. Аңа табигатькә китерелгән зыянны түләргә туры киләчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International