Экологлар күрсәтмәсен үтәмәгән өчен предприятиегә эшчәнлеген туктатып торуга кадәр яный

25 март 2019 ел., дүшәмбе

Чаллының эремә-бетон катнашмаларын җитештерү предприятиесе экологлар күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Эш болайрак башланып киткән: Чаллы шәһәре Автозавод районында яшәүчеләр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Завод тирәсенә таралган ис һәм төтен бөтен сулышны кыса, дип зарланган алар. Экологлар шул урынга барып, һава пробаларын алгач, предприятиенең атмосферага углерод оксиды, метан һәм башка пычрак матдәләр чыгаруын билгеләгән. “Шул ук вакытта предприятие әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясардай объектларны дәүләт исәбенә алу бурычларын үтәмәгән, һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләргә инвентарьлаштыру үткәрмәгән, атмосфера һавасына чыгарыла торган зарарлы (пычрак) матдәләрнең рөхсәт ителә торган чик нормативларын эшләмәгән”, – ди дәүләт инспекторлары. Экологлар тарафыннан юридик затка һәм предприятиенең җаваплы вазифаи затларына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.1 һәм  8.46 статьялары буенча барлыгы 100 мең сумлык штраф салынган, хокук бозуны юкка чыгару турында күрсәтмә чыгарылган. Әмма экологларның таләпләре билгеләнгән срокта (1 ай) үтәлмәгән. Күрсәтмәне үтәмәгән юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  19.5 статьясындагы 1 өлеше (“Дәүләт күзәтчелеген (контрольлек), муниципаль контрольлекне хәл итүче органның (вазифаи зат) законны бозуларны юкка чыгару турында законлы күрсәтмәне (карар, танытма, әмер) билгеләнгән срокта үтәмәве”) буенча, вазифаи затлар – Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.6 статьясы (“Административ хокук бозулар кылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны юкка чыгару буенча чаралар күрмәү”) буенча административ җаваплылыкка тартылган. Эш материаллары судка тапшырылган. Хәзер экология законын бозучыларга предприятие эшчәнелеген туктатып торуга кадәр җитди куркыныч яный.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования