Александр Шадриков гидрометеорология өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлый!

2019 елның 22 марты, җомга

Хөрмәтле гидрометеорология өлкәсе хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез!

Икътисад тармакларының өзлексез эше, республикабыз районнарының тормыш эшчәнлеген тәэмин итү һәм халыкны табигать афәтләреннән үзвакытында саклау метеорологларның компетентлы, төгәл, тырыш хезмәтенә бәйле. Татарстанда яшәүче миллионнарча кешенең сәламәтлеге, кәефе дә башлыча сезнең фаразларыгызның төгәллегеннән, оперативлыгыннан тора. Сезнең ведомствогыз эшенә, аның нәтиҗәсе һәм сыйфатына хаклы рәвештә иң югары таләпләр куела.

 Заманча технологияләр, профессионализм һәм тәҗрибә сезгә һәрвакыт үз бурычларыгызны уңышлы төстә хәл кылырга ярдәм итсен, ә хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылыгыгыз тиешенчә бәяләнсен!

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, һөнәрегездә һәм барлык эшләрегездә уңышлар телим!

Татарстан Республикасы экология һәм

табигать ресурслары министры                                          А.В. Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International