Чаллыда Мәләкәс елгасына ташландык сулар агызу ачыкланган

2019 елның 22 марты, җомга

Кызыл Чаллы микрорайонында Мысова урамындагы бер торбадан Мәләкәс елгасына пычрак су агып торган. Бу хакта “кайнар линия” телефоны аша Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә хәбәр ителгән. Экологлар, тикшерү максатыннан, шул урынга килеп, елгага пычрак суларның агып торуын раслаган.  Кама буе территориаль идарәсенең махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре ташландык суларның составын билгеләү өчен пробалар алган. Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.42 статьясы (“Су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык эшчәнлеген һәм башка эшчәнлекне хәл кылуның махсус режимын һәм эчәргә яраклы су, хуҗалык-көнкүреш максатындагы су белән тәэмин итү  чыганакларының санитария саклау зонасы территориясендә хуҗалык һәм башка эшчәнлекне хәл кылу режимын бозу”) буенча административ тикшерү алып барыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International