Бүген Балтач һәм Алексеевск шәһәр тибындагы бистәләрендә санитария-экология икеайлыгын үткәрү мәсьәләләре каралды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Балтач һәм Алексеевск шәһәр тибындагы бистәләрендә республикабызда санитария-экология икеайлыгын үткәрү буенча зона киңәшмәләре булып узды. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары  – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров Төньяк һәм Идел-Кама зонасы муниципаль районнарының әзерлеген тикшерде.

Чара кысаларында ведомство карамагындагы территорияләрне санитария ягыннан чистарту, икеайлыкны үткәрү буенча эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар булдыру, калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштыруга мониторинг ясау һәм мондый урыннарны юкка чыгару планын раслау мәсьәләләре каралды. Җәй башына кадәр республика территориясе халыкның экология һәм санитария-эпидемиология иминлеге таләпләренә җавап бирердәй хәлгә китерелергә тиеш, дип билгеләп үтте Фаяз Шакиров. Икеайлык йомгаклары буенча үзләренең алдына куелган бурычларын иң яхшы үтәгән муниципаль берәмлекләр билгеләнәчәк.

 Икеайлык үткәрү буенча зона киңәшмәләрендә республикабызның Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас, Чистай районнары катнашты. 1 апрельдән профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр предприятиеләре һәм оешмалары, башкарма комитетлары табигатьне саклау чараларын тормышка ашыруга керешәчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International