ЭКО дөньясына чумдылар! “Байтик” лагеренда Республика яшь натуралистлар фестивале узды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Яз төрле кеше өчен төрлечә башлана. Анда һәркайсыбыз үзе өчен ниндидер матурлыклар күрә, үзенә якын авазлар ишетә. Ә инде Татарстанның 23 районыннан 170 яшь тикшеренүче һәм табигатьне сөюче өчен елның иң матур фасылларыннан берсе – яз бик тә матур һәм кызыклы Республика экологик белем фестиваленнән башланып китте. 2019 елның 15-17 мартында “Байтик” савыктыру-мәгариф комплексы базасында узды ул.

“Яшь натуралист” белем фестивален, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасының “Чиста булсын” Яшьләр экологик хәрәкәте, Казан шәһәренең Шәһәр балалар экология-биология үзәге оештырды.

Фестивальдә катнашучыларга бик кызыклы белем һәм күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Аның кысаларында иң яшь табигать сөючеләр ботаника, зоология һәм экология кебек үзләрен кызыксындырган юнәлешләрне сайлап алды. Балалар, командаларга бүленеп, табигать белемнәре буенча көч сынашты. Командалар кураторлары аларны мавыктыргыч табигать дөньясына чумдырды.

Балалар экология-биология федераль үзәгенең программа-методика белән тәэмин итү бүлеге начальнигы урынбасары Горюнова Виктория Олеговна; Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Слепченко Рәзилә Равил кызы; Казан шәһәренең Шәһәр балалар экология-биология үзәге педагоглары чараның макаулы кунакларына әйләнде.

Фестивальдә катнашучылар өчен “От муравья – до медведя. Редкие виды фауны Республики Татарстан” һәм “Биология души” китаплары авторы Людмила Борисовна Карташова, Казан федераль университеты фундаменталь медицина һәм биология институтының Э.А.Эверсман исемендәге Зоологик музей һәм гербарие умырткалы хайваннар бүлеге инженеры Валериан Иванович Гаранин белән очрашулар оештырылды.

Яшь тикшеренүчеләр үзләренең педагоглары белән бергәләшеп танып белү характерындагы экскурсияләрдә булды: экологлар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясендә судан, һава һәм туфрактан пробалар алырга һәм аларны анализларга өйрәнде; ботаниклар  Казан шәһәре Шәһәр балалар экология-биология үзәге оранжереясе һәм тере почмагы белән танышты; зоологлар исә Казан федераль университетының Табигать фәннәре музеена юл тотты.

Яшь натуралистларга, биредә үзләштергән белемнәренә таянып,  үзләренең проект һәм тикшеренү эшләрен әзерләргә туры килде. Фестивальне япканда, балалар шушы хезмәтләре белән таныштырды. Пректны яклау бәйге рәвешендә узып, җиңүчеләр ачыкланды. Шулай итеп, ботаника юнәлешендә –  “Суүсемнәр” командасы, зоология юнәлешендә – “Гепардлар” командасы хезмәтләре,  ә инде экология юнәлешендә “Экомарвел” командасы авторларының хезмәте “иң-иңе” дип танылды.

Әлеге чара “Чиста булачак”, Яшьләр экологик хәрәкәтенә хас булганча, бик җылы һәм дустанә рухта узды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International