“Экодулкын”, юннатлар слеты, салда йөзүләр һәм акцияләр – 2019 елда татарстанлыларны әнә шулар көтә

18 март 2019 ел., дүшәмбе

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экологик бәйгеләр, яшьләр фестивале, салда йөзүләр, спорт ориентациясе буенча уеннар. Бүген аппарат киңәшмәсе кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин 2019 елда үсеп килүче буын өчен оештырыла торган экологик юнәлештәге чараларга анонс ясады. Ул инде 1 апрельдән старт алачак “Эковесна 2019” республика акциясе кысаларында мәгариф учреждениеләре укучылары өчен “Яшел карандаш” экологик рәсемнәр бәйгесенең, шулай ук “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте оештырган  14-35 яшьтәге кешеләр өчен табигатьне саклау темасына социаль видеороликлар буенча Республика яшьләр бәйгесенең башлануы турында билгеләп үтте. “Октябрь аенда актив юннатлар слетын оештыру планлаштырыла, “Чиста булсын” хәрәкәтенең “Экодулкын” экологик форумы яшьләр оешмалары вәкилләре өчен   әһәмиятле чарага әйләнәчәк”, – дип өстәде Дамир Вәлиуллин. Моннан тыш “Чиста булсын” хәрәкәте активистлары быел 5 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәк.

  Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге тарафыннан үткәрелә торган чаралар планында исә республиканың 9 су объектында экологик акцияләр, өрмә салга утырып йөзүләр һәм Казанның табигый объектлары буенча спорт ориентациясе буенча уеннар уздыру күздә тотылган.

Шулай ук быел “Татарстан Республикасы табигате һәм табигый ресурслары” дигән иллюстрацияле энциклопедия дөнья күрәчәк. Хәзерге вакытта конкурс процедураларын үткәрүгә әзерләнелә, дип йомгак ясады  Дамир Вәлиуллин.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования