Тулысынча торгызылмаган. Әлмәт предприятиесе 400 мең сум штраф түлиячәк

2019 елның 15 марты, җомга

Әлмәт районында Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары җир законын бозу билгеләрен ачыклаган. Проект документларына караганда, предприятие 51,9 мең  кв.м мәйданда туфракка зыян килгән участокта торгызу эшләре башкарырга, тәгаенләп әйткәндә, җирне проектта каралган биеклектә туфрак белән капларга, территорияне планлаштырырга, туфракка уңдырышлы катлам җәергә һәм карьер кырыйларындагы калкулыкларны тигезләргә тиеш булган. Үткәрелгән тикшерү торгызу чараларының фәкать 12 мең кв.м мәйданда гына башкарылганлыгын күрсәткән. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.7 статьясындагы 1 өлеше буенча 400 мең сум күләмендә штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International