Cу серләре. Казан гимназиясендә экология дәресе турында сөйләшү булды

2019 елның 15 марты, җомга

Экологик тәрбиядә төп бурычларның берсе – балага табигатьнең үз өе, ватаны кебек булырга тиешлеген, аны чит итүнең куркыныч һәм хәтта оят булырга тиешлеген аңлату. Экологик агарту максатыннан, Казан шәһәре 18 нче гимназиясендә “Су ресурсларын саклау” дигән темага экологик дәрес булып узды. 1 "А" сыйныфында дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Анна Апаева үткәрде. “Бүгенге тормышыбызны судан башка гына күз алдына китереп карагыз әле: су – өйрәнү, саклау һәм хөрмәтләүне таләп итәрдәй табигатьнең бәһасез байлыгы!” – дип билгеләп үтте эколог. Дәрестә балалар диңгез-океаннарның планетабызның барлык тереклек ияләре тормышындагы әһәмияте һәм су дөньясына янаган куркынычлар, аны шулардан ничек сакларга кирәклеге турында бик күпне белүгә иреште. Балалар су ресурсларына тискәре йогынты ясардай әйберләр турында сөйләгән слайдлар белән танышты. Дәреснең йомгаклау этабында укучылар кәгазьдән эшләнгән су тамчыларын буяды.

Балалар табигать турында һичьюгында иң гади әйберләрне аңлап, үсемлекләрне үстерү, хайваннарны карауның иң гади ысулларын  белгәндә генә табигатьне күзәтергә, аның матурлыгын күрергә өйрәнәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International