“Табигатьне кыерсытмаска”. Минзәлә районында экология дәресе булып узды

2019 елның 15 феврале, җомга

Сабыйлар үзләрен табигатьнең бер өлеше итеп сизә, табигатькә карата куллану мөнәсәбәте барлыкка килмәгән әле аларда. Шуңа күрә төп бурыч – нәниләрне әйләнә-тирә мохит белән балачактагы аерылмас элемтәләрен бөтен гомерләре буена сакланырдай итеп тәрбияләү. Шуны истә тотып, Минзәлә районының Хуҗәмәт авылындагы “Березка” балалар бакчасында, экологик агарту максатыннан чыгып, экология дәресе үткәрелде. Балаларга чүпне аерып җыю һәм соңыннан аннан икенчел чимал сыйфатында файдалану зарурилыгы турында сөйләп үтелде. Шуннан соң сабыйлар белән чүпне төрле савытларга аеру буенча уен үткәрелде. Әңгәмә барышында нәниләргә туып үскән төбәгебез, аның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында кызыклы мәгълүматлар ирештерелде.  Моннан тыш балалар табышмаклар чиште, безнең якларда кышлаучы кошлар турында фильм карады, ахырдан, сөенә-сөенә, төсле карандашлар белән рәсемнәрне буяды.

Шулай итеп, балалар зурлар булышлыгы белән табигать турында гади генә белемнәр үзләштерә. Аларга барысын берьюлы өйрәтү мөмкин түгел, иң кечкенә гамәлләргә өйрәтүдән башлау кирәк. Планетада яшәүче барча кешенең иң кечкенә генә гамәле дә бик мөһим. Шулай гына без кешеләр һәм планетабызның сәламәтлеген саклап калачакбыз.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International