ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында чукраклар һәм начар ишетүчеләр өчен экологик темага фильмнар иҗат итү буенча фикер алышу булды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Тормышта экологиягә сакчыл караш  һәм эко-хәрәкәтләрдә катнашу, Татарстан Республикасының табигый җәүһәрләре һәм хайваннарның сирәк очрый торган төрләре турында чукраклар һәм начар ишетүчеләр өчен фильмнар. Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында “Нәтиҗәле коммуникацияләр” коммерциясез оешмасы һәм табигатьне саклау ведомствосы вәкилләренең эшлекле очрашуы булып узды.

Әлеге коммерциясез оешма – экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга дәүләт ярдәменә ТР бюджетыннан субсидияләр бирү буенча еллык конкурста җиңүчеләрнең берсе. Очрашуда яклар “Минем формат – Экология” проекты кысаларында чукрак һәм начар ишетүче гражданнар өчен экологик агарту характерындагы видеофильмнар сериясен эшләү планын карады. “Безнең хезмәтебезгә ихтыяҗның буласына бик тә өметләнәбез. Ишарәләр телендә роликлар эшләү тәҗрибәбез бар инде. Кире элемтәгә: социаль челтәрләрдәге фикерләргә, уку йортлары укытучыларының шәхсән фикерләренә, роликларны карау нәтиҗәләренең булдырылуына шатбыз”, – дип билгеләп үтте коммерциясез оешма директоры Владимир Болжеларский. Яклар шулай ук телепрограммаларның концепцияләре һәм сценарийлары вариантларын, материалны чукраклар һәм начар ишетүчеләр өчен җайлаштыру үзенчәлекләрен карады. Ел дәвамында әнә шундый 4 фильм иҗат итү күздә тотыла.

2019 елга коммерциясез оешмалары өчен грантлар (субсидияләр) алу хокукына конкурслар исемлеге – сылтама буенча.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International