Татарстанда батареяләр җыюның комплекслы инфраструктурасын булдыру буенча пилот проекты тормышка ашырылачак

14 февраль 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан территориясендә ташландык химик ток чыганакларын аерым туплау һәм җыюның комплекслы инфраструктурасын булдыру буенча пилот проекты тормышка ашырылачак. Бу җәһәттән бүген Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән “Дюраселл Раша” ҖЧҖ арасында килешү төзелде. Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм компаниянең генераль директоры Юрий Коротаев имзалады.

Россиядә пилот проектын тормышка ашыру кысаларында химик ток чыганакларын үзәкләштерелгән төстә җыю процессына мондый калдыклар барлыкка китерүче барлык оешмаларны: ваклап сату предприятиеләрен, мәктәпләрне, торак фонды объектларын һәм социаль объектларны, офис-административ биналарны җәлеп итү күздә тотыла.

 “Дюраселл Раша” ҖЧҖ компаниясе, Татарстан Республикасын кертеп, Россиянең 40 төбәгендә  батареяләрне аерым җыю буенча 580 пункт булдырган, шулай ук Казан шәһәрендә “Батареяләр җыю атнасы” дигән экологик акциясен үткәргән.

Батареяләр җыюның комплекслы системасын булдыру калдыклар белән исән-имин эш итүне тәэмин итәрдәй заманча инфраструктура булдыруга, шулай ук җитештерү һәм куллануның утильләштерелгән калдыклары өлешен арттыруга ярдәм итәчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования