2018 елда Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт программасын тормышка ашыруның нәтиҗәсе 98,7% тәшкил иткән

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Федераль проектларга кертү өчен нигезләү документларын эшләү, төбәк проектлары паспортын эшләү, бюджет проектларын яклау һәм федераль бюджеттан средстволар җәлеп итү. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Икътисад һәм инвестицион эшчәнлек идарәсенең 2019 елга  билгеләгән төп бурычлары әнә шундый.

“Узган елда “ 2014-2021 елларга Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау, табигать ресурсларын яңарту һәм алардан файдалану” дәүләт программасын тормышка ашыруның нәтиҗәсе 98,7% тәшкил итте. 2018 елда дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты хисабына барлыгы 396,1 млн сумга төшкән  81 максатчан чара тормышка ашырылды”, – дип хәбәр итте  ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы аппараты киңәшмәсендә Икътисад һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Галина Бочкова.

 Табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру йомгаклары буенча планның  92,9%ы (барлыгы  255,2 млн сумга төшкән чаралар) җирле бюджетлар хисабына үтәлгән. Муниципаль берәмлекләр 166 чараны тормышка ашырган, шул исәптән су ресурсларын саклау буенча –  149,5 млн сумлык, җир ресурсларын саклау буенча –  34,8 млн сумлык, торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча  70,9 млн сумлык эшләр башкарган.

Галина Бочкова үзенең чыгышында 2018 елда “2012-2020 елларга Россия Федерациясенең су хуҗалыгын үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында 9 чараның тормышка ашырылганлыгын билгеләп үтте. 3 гидротехник корылма капиталь төзекләндерелә башлаган, җирлектә су саклау зоналары һәм яр буе саклау полосалары чикләрен күрсәтү максатыннан, 112 мәгълүмати билге урнаштырылган, 1142,6 чакрым озынлыкта су объектларының су саклау зоналары һәм яр буе саклау полосалары чикләре билгеләнгән, Мамадыш районында барлыгы 3 чакрым чамасы озынлыкта 2 елга юлы чистартылган (Лаеш районының Бима авылы аша агучы Мишә елгасы һәм Арча шәһәре тирәсендә Казансу елгасының сул кушылдыгы).

 Су ресурслары буенча федераль агентлыкка карап тикшерүгә тапшырылган 27 проекттан 23 объектның лимитлары расланган. 2019 елга конкурс нигезендә сайлап алу һәм проектларны яклау йомгаклары буенча барлыгы  71,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Инвестицион эшчәнлекнең төр юнәлешләреннән берсе – республиканың “Экология” илкүләм проектына катнашуы. “Иделне савыктыру” төбәк проекты кысаларында 2024 елга кадәр 44 чистарту корылмасын төзү һәм реконструкцияләү, 2  тупланма зыян объектын юкка чыгару – Түбән Кама сусаклагычында күлдәге нефть чыганагына сузылган эшкә яраксыз торбаүткәргечләрне сүтү һәм Казан шәһәре биологик чистарту корылмаларының ләмле кырларын торгызу.  Ә 2023 елдан, проект кысаларында, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә су төбенә киткән 21 көймәне  күтәрү күздә тотылган.

“Тиңдәшсез су объектларын саклау” федераль проектына кертү өчен 15 су объектыннан торган исемлек төзелде, “Чиста ил” федераль проектына 4 чүплекне һәм 3 тупланма зыян объектын юкка чыгару чаралары кертелде. “Экология” илкүләм проектында катнашу һәм федераль бюджеттан средстволар җәлеп итү өчен мәҗбүри шарт – проект-смета документларына һәм тиешле экспертизаларның уңай бәяләмәләренә, шулай ук җир кишәрлекләренә һәм күчемсез милек объектларына хокукны билгеләүче документларга ия булу”, – дип билгеләп үтте Галина Бочкова.

Бүген шул ук аппарат киңәшмәсе кысаларында Министрлык коллективы яңа билгеләнгән ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйлаҗев белән таныштырылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International