Харовое күлендә балыкларны коткару буенча акция узды

2019 елның 8 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Казанның Харовое күлендә кислород балансын торгызу буенча экологик акция үткәрде. “Гыйнвардан апрель аена кадәр – балык өчен иң катлаулы чор. Кечкенә ябык сулыкларга бигрәк тә хас проблема бу.  Сәбәбе – кыш урталарында кислородның аз калуы. Башта балык үзен начар хис итә, ашамый, хәрәкәтләнми башлый. Шуннан, өскә калкып, боз астына ук килеп “утыра”. Бу очракта без балыкларның әнә шулай һавасызлыктан интегүләренә юл куймадык”, – ди Үзәк территориаль идарә начальнигы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев.

Ел башыннан бирле балыкларны кислород белән тәэмин итү өчен сулыкларда 150дән артыграк чокыр ясалган инде. Идел елгасында (Яшел Үзән районының Займище бистәсе тирәсендә) һәм Дәрвишләр бистәсенең “Комсомолькое” күлендә дә шундый ук чаралар үткәрү күздә тотыла.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International