Мәскәү районына матбугат рейды

23 май 2012 ел., чәршәмбе

Бүген, Татарстанның шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм матбугат чаралары катнашында Казан шәһәренең Мәскәү районына рейд үткәрелде.
Рейдта шулай ук тышкы төзекләндерү мәсьәләләре буенча администрация башлыгы урынбасары Марат Усманов һәм Казан ш. Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарә итү компаниясе директоры Исмәгыйль Гарифуллин катнашты.
Икеайлык азагына кадәр аз гына вакыт калды. Бүгенге көнгә Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе эшләрнең төп өлешен башкарган инде. Икеайлык башына Мәскәү районында 23 ташландыклар өеме һәм 2 рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны ачыкланган булган. Тышкы төзекләндерү мәсьәләләре буенча администрация башлыгы урынбасары Марат Усмановның әйтүенә караганда, 23 апрельгә үк инде ташландык өемнәре барысы да бетерелгән.
Васильченко урамы буендагы урман-парк зонасындагы зур күләмле чүп-чар ташлау урынын юкка чыгару да ахырына якынлашып килә. Чистарту барышында аннан 25 Камаз төзелеш, җитештерү һәм кулланыш калдыклары алынган. Чистарту эшләре беткәч, авыр техника керә алмасын өчен, андагы юлларга ком сибеләчәк. Көз көне ул территориягә агачлар утыртылачак.
Восстание урамының 31нче һәм 35нче йортлары арасындагы каты көнкүреш калдыклары өеме дә бетерелгән. Контейнерлар мәйданчыгы ремонтланып, анда яңа контейнерлар куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования