“Иң матур ил” дигән фотосурәтләр бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул ителә

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Рус географик җәмгыяте оештырган “Иң матур ил” дигән фотосурәтләр бәйгесенә гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә. Рус географик җәмгыятенең киң колачлы әлеге медиапроектында ел саен дистәләрчә мең фотограф катнаша. Бәйге фотога төшерү сәнгате аша  Россиянең кыргый табигатен саклау һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә багышлап уздырыла. Проект сайтына (photo.rgo.ru), дүрт ел эшләве дәверендә (2015 елдан бирле), 400 мең чамасы фотосурәт урнаштырылган.

Фотохезмәтләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

1.Пейзаж. Илебез ландшафтларының бөеклеген, күп төрлелеген һәм матурлыгын чагылдырган фотосурәтләр.

2. Кояш баеганнан алып, таңга кадәр. Кыргый табигать фотосурәтләре: кояш баеганнан алып, таңга кадәр төшерелгән пейзажлар, хайваннар фотосурәтләре.

3. Имезүчеләр. Бу бүлектә урнаштырылган фотосурәтләрдә кыргый хайваннарның табигый мохиттәге тормышыннан тиңдәшсез мизгелләр чагылдырыла.

4. Кошлар. Фотосурәтләрдә – кыргый кошлар тормышыннан күренешләр,  очу матурлыгы, кошларның бер-берсе белән аралашу күренешләре.

5. Макродөнья. Гади күзгә бөтенләй диярлек күренмәгән, әмма профессиональ макро-техника белән “тотып” булган дөнья корылышының бөтен нечкәлекләрен, нәфислеген чагылдырган кадрлар.

6. Су асты дөньясы. Су астында яшәүче җан ияләренең, хәтәр ертычлар һәм ерткычлыкның ни икәнен дә белмәгән моллюсклар тормышы,  сокландыргыч сәер ракурслар, су асты ландшафтлары.

7. Бу кызык хайваннар. Кыргый хайваннар тормышыннан йөздә елмаю уята торган кызык мизгелләр.

8. Кыргый табигать сәнгате (арт-фото). Хисси-ассоциатив образлар тудыручы фотосурәтләр (арт-объектлар).

9. Россиягә кошларның очу биеклегеннән караш. Россиянең иксез-чиксез дәрьялары өстеннән очканда төшерелгән панорамалы сурәтләр. Болар пейзажлар, торак пунктлар, хайваннар һ.б. булырга мөмкин.

10. Күп йөзле Россия. Россиядә яшәүче халыкларның, аларның мәдәниятләренең күптөрлелеге. Йөзләр, гореф-гадәтләр, көнкүреш, кием-салым аша чагылдырылган  холык-фигыль, милли колорит.

11. Архитектура. Шәһәр (борынгыдан алып, бүгенгә кадәр), авыл, сәнәгать архитектурасын кертеп, архитектураның барлык төрләре.

12. Смартфонга төшерелгән. Смартфон ярдәмендә төшерелеп, бәйгенең теләсә кайсы номинациясен чагылдырган фотосурәтләр (бер номинация буенча күп дигәндә 3 фотосурәт кабул ителә).

Шулай ук яшь фотографлар өчен “Балалар күзлегеннән иң матур ил” дигән номинация күздә тотылган. Аларның хезмәтләре биш номинация: “Пейзаж”, “Кешеләр дөньясы”, “Хайваннар дөньясы”, “Кошлар дөньясы” һәм “Макродөнья”номинацияләре буенча кабул ителәчәк.

Бәйге турында нигезләмә белән танышу һәм гариза тапшыруны сайтка (http://www.rgo.ru/ru/article/samaya-krasivaya-strana-44)  кереп хәл итәргә була.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International