Казанда “Яшел планета 2019” Бөтенроссия балалар экологик форумының төбәк этабы башланды

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Экологик җаваплылыкны балачактан ук үстерергә кирәк. Сабый, чәчәкне өзсә, аны рәнҗетүен, урамга чүп ыргытса, үз йортын пычратуын аңлап-белеп үсәргә тиеш. Табигатьнең матурлыгына, кабатланмаслыгына төшендерү сабыйда аңа карата әхлаклы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияли. “Яшел планета” гомумроссия балалар экологик хәрәкәте, дәүләт, иҗтимагый, фәнни һәм мәдәни учреждениеләр, оешмалар ярдәмендә, Театр елын үткәрүгә багышлап, “Яшел планета 2019” Гомумроссия балалар экологик форумын уздыра.  Форум ике этапта үткәрелә: төбәк һәм йомгаклау этабы (монысы – бөтен Россия күләмендә). Бәйгедә катнашучылар гаризалар һәм хезмәтләрне 2019 елның 30 мартыннан да соңга калмыйча түбәндәге адрес буенча җибәрергә тиеш: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы,  а/я 522, Вәлиева Наталья Сергеевнага. Аларны турыдан-туры “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстан табигать тарихы музеена китереп бирергә дә мөмкин. Чарада мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнаша ала. Бәйге программасы түбәндәге номинацияләрдән тора: “Табигать һәм кеше язмышлары”; “Балалар күзлегеннән яшел планета”; "Эко-объектив"; “Гасырлык традицияләрнең күптөрлелеге”, “Хәзерге заман һәм традицияләр”, “Табигать, Мәдәният. Экология”, “Табигать – барыбызга да бер булган бәһасез бүләк”.

Җиңүчеләрне бүләкләү 1 июнь көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгында Балаларны яклау көненә багышлап үткәреләчәк “Без Кремльне яратабыз!” дигән фестивальдә хәл ителәчәк. Төбәк этабында җиңүчеләрнең хезмәтләре Мәскәүгә Гомумроссия этабына җибәреләчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International