Бердәм экология дәресе үткәреләчәк

2012 елның 11 мае, җомга

Иртәгә, Халыкара экологик белем көне кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының 178 гомуми белем бирү учреждениесендә  “Бердәм экология дәресе” дигән бөтенреспублика акциясе үткәрәчәк.
Республикада инде өченче ел үткәрелә торган Бердәм экология дәресенең төп максатлары булып яшь буынның экологик белемнәрен күтәрү, мәктәп балаларында туган як табигатенә сак караш тәрбияләү, экологик үзаң формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм агарту системасын яклау һәм үстерү тора.
Журналистларны Читаев урамы, 37нче йортта урнашкан 7нче лицей-интернатта узачак Бердәм экологик дәрескә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International