Бер ел эчендә казанлылар эшкәртү өчен 11 тонна батарейка җыйган

2018 елның 28 декабре, җомга

Экология турында сүз барганда яраксызланган ток чыганаклары әһәмиятле урын алып тора. Беркемгә дә сер түгел, чүп чиләгенә ташланган бер батарейка 20 квадрат метр туфракны авыр металл белән пычрата яисә 400 литр суны агулый. Шуңа күрә дә алга киткән илләрдә аларны һәр җирдә махсус боксларга җыялар.  Яраксызланган батарейкаларны күмүдән барлыкка киләчәк экологик афәтнең масштабын аңлап, дөньяда аларны эшкәртергә булганнар, ә алынган материалларны икенче мәртәбә җитештерүнең төрле тармакларында кулланалар. Казанда яраксызланган батарейкаларны тапшыру авыр түгел. "Акция башыннан бирле Казанда бер ел эчендә 11 тоннадан артык ток чыганагы эшкәртүгә тапшырылды. Тулы бер Камаз машинасы яраксыз батарейка эшкәртү өчен Чиләбегә озатылды", - дип билгеләде Идел буе экология компаниясенең клиентлар белән эшләү белгече Дмитрий Макаров.

Әгәр пычрак су эчеп, пычрак туфракта үскән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән туклану перспективасы сөендермәсә, ул чакта кирәкмәгән әйберләрне эшкәртүгә озатыгыз, цивилизацияле илләрдә инде күптән шулай эшлиләр.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International