ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары Мамадыш районында җир законнарын бозуны ачыклаган. М7 трассасы буенча 945нче чакрымда урнашкан юл буе кафесыннан канализация агынтыларының туры урманга агуы беленгән. Инспекторлар туфрак пробасын алган, тикшеренүләр нәтиҗәсендә билгеләнгән матдәләрнең концентрациясе арту факты ачыкланган. 2001 елның 20 октябрендәге 136-ФЗ санлы РФ Җир кодексы таләпләре бозылган. Вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәгән өчен, предприятие административ җаваплылыкка тартылган. Закон бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте