Экология министрлыгында су объектлары буенча ачык тыңлаулар узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология министрлыгында контрольлектәге субъектлар һәм табигатьтән файдаланучылар өчен "Су объектарыннан файдалану һәм саклау" темасына ачык тыңлаулар узды. Чара табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуны кисәтү максатыннан үткәрелде. Тыңлауларда Татар табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе һәм Түбән Идел бассейны су идарәсе вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә су объектларыннан файдалану һәм саклау өлкәсендә инспекторлар тарафыннан ачыклана торган төп типик хокук бозулар, су объектларын файдалануга бирү, су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зоналарын раслау тәртибе каралды, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау (су объектларын) өлкәсендә федераль законнарның яңа таләпләре тыңланды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International