Мамадыш районының ике торак пункты халкы су басу зонасыннан чыгарылды. Башкарылган эшләрнең сыйфатын Экология министрлыгы хезмәткәрләре бәяләде

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

213 җирле кеше су басу ихтималы зонасыннан чыгарылган. Язгы ташу чорында суларның тискәре йогынтысыннан 318 млн сум күләмендә ихтимал зыян булдырмый калынган. Алгай авылындагы Искебаш елгасында һәм Түбән Ушма торак пунктындагы Ушма елгасында елга үзәнен көйләү чараларын үткәрү тәмамланган. "2012-2021 елларда Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырылган эшләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Экология министрлыгының икътисад һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе башлыгы Таһир Вәлиев, Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗемановтан торган комиссия кабул итте. Ел саен әлеге торак пунктларда яшәүчеләр язгы ташуны хәвефләнеп көткән, су басу зонасына торак йортлар, бакчалар һәм социаль инфраструктура объектлары эләккән.

Казансу елгасы үзәнен чистарту буенча әзерлек эшләре Арча шәһәре янында да алып барыла. Егор Тарнавский рәислегендәге күчмә киңәшмәдә Арча районы Башкарма комитеты һәм подряд оешмасы вәкилләре катнашты. Бүгенге көндә биредә ярларны агач-куак үсентеләреннән һәм үзәнне төптәге утырмалардан чистарту буенча эш башланган. Табигать саклау чаралары су басу зонасына эләгәчәк 391 кешене, социаль инфраструктура объектларын, шул исәптән Арчаның 11нче балалар бакчасын, "Казансу" паркын якларга мөмкинлек бирәчәк. Булдырмый калынган гомуми зыян 656 млн сум тәшкил итәчәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International