Экологлар шәһәр территориясен санитар чистарту өмәсендә катнаштылар

2012 елның 28 апреле, шимбә

Бүген Казанда, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы патронажы астында, 1 апрельдә башланган традицион икеайлык кысаларында, территорияне санитар чистарту буенча өмә булып узды.
Гомумшәһәр өмәсендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнашты, аның барышында тармакка беркетелгән җирләрдән чүп-чар җыеп алынды, якын-тирә территория тәртипкә китерелде.
Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук, Казан шәһәренең иҗтимагый экологик оешмалары белән берлектә, 18нче шәһәр больницасының кедр паркы чүп-чар һәм чыбык-чабыктан чистартылды. Бу эштә министрлыкның 60тан артык хезмәткәре катнашты.
Күмәк хезмәт яхшы кәефкә һәм алдагы эшләр өчен көч-куәт туплауга сәбәп булды.
Мондый чаралар, беренче чиратта, кешеләрнең үз-үзләренә, тирә-яктагыларга хөрмәт белән каравын һәм туган шәһәребезне яратуын ачыклап күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International