Менделеевскида 1000 кв. м. мәйданлы чүплек бетерелде

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

"Урыс зираты янәшәсендә чүп өеме ята", - дип хәбәр итте Менделеевскида яшәүчеләрнең берсе Кама буе территориаль идарәсенең кайнар линиясенә. Табигать саклау законнарын бозу факты расланды. Инспекторлар Революция Тавы урамында 1000 квадрат метрлы территориядә калдыкларның санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырылу урынын теркәде. Менделеевск ш. Башкарма комитетына табигать саклау законнары бозылуның ачыкланган очракларын бетерү турында күрсәтмә бирелде. Бүгенге көндә җитештерү һәм куллану калдыкларыннан торучы санкцияләнмәгән чүплек урыны тулысынча тәртипкә китерелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International