Омтылыш зурдан. Бүген 33 ихтыяри зат иҗтимагый инспекторлар рәтенә басты

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Бүген иҗтимагый инспекторлар рәте 33 кешегә артты. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә беркетелгән активистларга таныклыкларны Казанның Совет, Вахитов һәм Идел буе, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятләре биналарында тантаналы рәвештә тапшырдылар.  

Иҗтимагый инспекторларның бурычлары: табигать саклау законнары бозылу очракларын ачыклау – болар калдыклар белән эш итү өлкәсе, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, атмосфера һавасын пычрату, җыентык суларны ташлау. Алар мондый очракларны теркиләр һәм махсус актлар төзиләр, шуннан соң административ беркетмә рәсмиләштерү өчен дәүләт инспекторларына тапшыралар. ҮТИ башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов билгеләп узганча, хәзерге вакытта идарә каршындагы иҗтимагый инспекторлар институтына 136 кеше керә, алар катнашында 474 административ тикшерү уздырылган. "Бу кешеләр чын-чынлап актив гражданлык позициясендә. Алар безнең кебек үк табигатькә каршы кылынган хокук бозуларны чикләүдә мәнфәгатьле", – дип билгеләде эколог.

Бүген Татарстан Республикасында 243 иҗтимагый инспектор исәпләнә, алар исәбендә – 1900 артык административ материал. Ирекле инспекторлар рәтенә теләге булган, 18 яшенә җиткән һәм ТР Экология министрлыгына иҗтимагый инспектор статусын бирү турында гариза тапшырган теләсә кайсы Россия Федерациясе гражданины керә ала.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International