Табигатьне беләләр һәм яраталар Экологлар Арча балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен эко-викторина үткәрде

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Тиенгә койрыгы нигә кирәк һәм көзен бөҗәкләр кая кача? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк идарәсе хезмәткәрләре Арчаның 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Без табигатьне беләбез һәм яратабыз" интеллектуаль викторинасын уздырды. Балаларны уенга җәлеп итеп һәм табышмаклар әйтеп, тәрбиячеләр мәгълүматны яңача һәм кызыклы итеп бирүгә иреште, балаларның миллион "Нигә?" соравына җавап бирде. "Бүген бик кызыклы викторина булды. Мин, әйтик, тиен өчен койрыкның - бизәк кенә түгел, салкыннар вакытында коткаручы һәм хәтта руль булуын белдем! Ул аларга агачлар буйлап сикергәндә тигезлекне югалтмаска ярдәм итә", - дип сөйләде Раил Мөхәммәтҗанов. Шулай ук экологлар балаларны шәһәрдә һәм табигатьтә үз-үзеңне тотуның эко-кагыйдәләренә өйрәтте. "Агачлар һәм куакларның ботакларын сындырмагыз, газоннар буйлап йөрмәгез, урманда исә, яңаларын таптамыйча, салынган сукмаклардан файдаланырга кирәк", дип үгет-нәсихәтләрен бирде экологлар яшь буынга.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International