Безгә барыбер түгел һәм күбесе үзебездән тора!

9 ноябрь 2018 ел., җомга

Казанның 146 нчы мәктәбендә укучыларда шундый тормыш позициясе тәрбияләнә. Бүген әлеге белем бирү йортында икенче сыйныфта укучы балалар Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына 200 кг артык яраксыз батарейка китерде. "Нәтиҗәләренә үзебез дә шаккаттык! Уку елы башыннан бирле барча мәктәп белән җыйдык. Шуның кадәр батарейка ташланган булыр иде, күпме керпенең гомерен саклап калдык!" – дип билгеле 2 г сыйныфында укучы Екатерина Фадеева. Быел мәктәптә шулай ук батарейкаларны җыю өчен тартмалар урнаштырылган, үсеп килүче буынга гади батарейканың нәрсә белән куркыныч булуы турында аңлату өчен мәгълүмат кәгазьләре һәм слайдлар әзерләнгән. "Чүп чиләгендә пәйда булган кечкенә ток чыганагы, чүплеккә эләккәч таркала башлый, зыянлы матдәләр бүлеп чыгара, ә урманда ташланган очракта, мисал өчен, 20 кв. м. туфракны пычрата", – дип сөйләде икенче сыйныф укучысы Альмирә Дәүләтшина. Министрлык белгечләре балаларга аларның хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, батарейкаларның алга таба Чиләбегә утильләштерү өчен озатылуы турында сөйләделәр һәм яшь экологларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

2018 елда ТР Экоминистрлыгына битараф булмаган гражданнар инде 5 тоннадан артык яраксыз батарейка китерде.. Актив яшәеш позициясе һәм табигатькә карата сакчыл караш өчен һәркемгә рәхмәт белдерәбез!

Казан шәһәрендә батарейкаларны җыю пунктлары:

Аталышы

адресы

1

"Тандем" СКҮ

Ибраһимов, 56

2

Selgros Cash&Carry

Мамадыш тр., 32

3

"Корстон" КСКҮ

Ершов, 1а

4

"Порт" сәүдә үзәге

Оренбург тракты, 158а

5

"Савиново" СҮ (Карусель)

Ямашев ур., 93

6

Леруа Мерлен

Оренбург тракты, 174

7

Леруа Мерлен

Әмирхан ур., 3

8

"Франт" сәүдә үзәге

Фучик ур., 90

9

"Проспект" сәүдә үзәге

Җиңү пр., 50а

10

"Южный" сәүдә үзәге

Җиңү пр., 91

11

"Горки Парк" СКҮ

Р.Зорге ур., 11б

12

"Бәхетле"

Оренбург тракты, 22а

13

"Бәхетле"

Павлюхин ур., 57

14

"Бәхетле"

Ямашев ур., 71а

15

"Сувар Плаза"

Спартак ур., 6

16

КФУ

Кремль ур., 18

17

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

Кремль, 16

18

Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе

Вишневский ур., 26а

19

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы

Островский ур., 4

20

Транзит Сити

Имәнлек ур., 8а

21

КДЭУ

Красносельская, 51

22

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

Вишневский ур., 26

23

Урман хуҗалыгы министрлыгы

Ямашев, 37а

24

КДАТУ

Зеленая ур., 1

25

КДМУ

Бутлеров ур., 49

26

"ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендәге технопарк" ДАУ

Петербург ур., 52

27

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы

Ирек Мәйданы, 1

28

"Борынгы шәһәр" территориясе префектурасы

Ш.Мәрҗани, 40

29

Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятләре

Восстание, 82

30

Торак-коммуналь хуҗалык комитеты

Кремль, 11

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования