Әлмәттә калдыклар белән эш итүдә экологик таләпләрне үтәмәү ачыкланды

8 ноябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Әлмәттә калдыкларны санкциясез урнаштыру факты ачыкланды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә җир кишәрлеге милекчесе булган төзелеш предприятиесе вәкиле табигать саклау законнарын бозу турында хәбәр иткән, әлеге территориядә чүплек ачыкланган. "Безгә закон бозуның видеоязмасын бирделәр. Пычранган грунт, агач калдыклары, җылыткыч материал ГАЗ автомобиленнән Алсу микрорайонында бушатылган. Закон бозу урынына баргач, 60 куб.м. чүп ачыкланды", - дип сөйләде экологлар. Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Җитешерү һәм куллану калдыклары, озон катламын боза торган матдәләр яисә башка куркыныч калдыклар белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү" 8.2 статьясы буенча административ хокук бозу турында эш алып барыла, табигатьне саклау законнарын бозуга катнашы булган затлар ачыклана.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования