Эшкә бирсәң чын күңел

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Өмәләр - табигатькә сак карашның ачык үрнәге. Экологик тәрбия бирү максатыннан, "ТР Буа шәһәре лицей интернаты (сәләтле балалар өчен мәктәп)" территориясендә экологик өмә узды. 5нче сыйныф укучылары әти-әниләре һәм укытучылары белән бергә Гагарин урамыннан алып Казан тракты урамына чаклы тимер юл җир кишәрлеге буйлап үскән урман утыртмасы территориясен чистартты. Ата-аналар һәм балалар әлеге чарага бик теләп кушылды. Өмәдә 20гә якын кеше катнашты. Бөтен кеше чүп җыйды, коры үләнне тырмады, коры агач ботакларын җыйды, юлларны себерде.  Барлыгы 1 куб.м. чүп чыгарылды. Территорияне җыештыру белән бер үк вакытта өмәдә катнашучылар белән кеше тормышында чиста әйләнә-тирәлекнең нинди роль уйнавы турында әңгәмәләр үткәрелде. Мондый чаралардан соң балалар үз хезмәтләренең кыйммәтен аңлый, чүпләмәскә тырыша. Өмәләрдә никадәр күбрәк кеше катнашса, шәһәрнең чистарак һәм ямьлерәк булу ихтималы шулкадәр зуррак.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International