Фәндәге беренче адымнар. Буада яшь тикшеренүчеләр өчен конференция узды

2018 елның 2 ноябре, җомга

Бал кортлары балны ничек ясый һәм ни өчен көзен яфраклар төсен үзгәртә? Балалар өчен "Нәни тикшеренүчләрнең беренче адымнары" зональ табигать саклау-белем бирү проектында катнашучылар табигать турында әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләде. Буаның "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасында үз эшләрен Ульяннан, республиканың Тәтеш, Апас, Югары Ослан һәм башка районнарыннан килгән 22 яшь эколог күрсәтте.

Конференцияне табигатьне саклау турында әкияти куелыш ачып җибәрде. Балалар бакчасы холлында "фәнни лабораторияләр" эшләде: биредә балалар тәҗрибәчеләр һәм галим-тикшеренүчләр ролендә булдылар. "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасына йөрүче Динә Ханмурзина бал кортының бер көне турында сөйләде. Бала җәй дәвамында умарталыктагы кортларның тормышын күзәткән. Конференциядә ул умартачылык продуктларын күрсәтте: бал, бал икмәге, тома балавыз һәм кәрәз. "Бал бирүче бал корты азык тәмен авызы белән дә, тәпиләре белән дә тоя һәм үз гомерендә бер чәй кашыгы балның уннан бер өлешеннән күбрәк булмаган бал ясый", – дип уртаклашты белемнәре белән Динә.

Әлеге проект Буа районы мәгариф идарәсенең муниципаль комитеты һәм "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасы тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла. "Безнең алда балаларның инициативаларына булышлык күрсәтү, экологик тәрбия бирүне камилләштерү һәм үсеп килүче буынның экологик культурасын үстерү бурычы тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыксынуын, тапшырылган эшләрнең югары дәрәҗәсен күрүе сөендерә", – дип билгеләде ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International