"Төргәкнең икенче тормышы – 2018" балалар иҗат конкурсында катнашу өчен эшләр кабул ителә

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Казан мәктәпләренең 1-11 сыйныфларында укучылар өчен "Төргәкнең икенче тормышы – 2018" балалар иҗат конкурсы игълан ителде. 2018 елның 22 октябреннән 2 ноябренә кадәр табигать объектларын чагылдыра торган хезмәтләр кабул ителә: яраксыз материаллардан ясалган хайваннар яки үсемлекләр. Ясау техникасы – катнашкан бала үзе сайлы, ләкин төп эшләнмәне әзерләгәндә яңа фабрика элементларыннан кулланырга рөхсәт ителми. Эшләнмәләр 9.00-16.00 сәгатьләрдә Казан ш., Космонавтлар урамы, 57 адресы буенча урнашкан Балаларның шәһәр экологик-биологик үзәгендә кабул ителә. Күргәзмә 2 ноябрьдән 10сына кадәр узачак.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

· "Пластик" - пластик төргәк;

· "Кәгазь" - төрү кәгазе, газеталар, журналлар, сырлы катыргы;

· "Металл"- металл төргәк.

Катнашу буенча тулырак шартлар: 8(843)273-48-55 телефоны буенча.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International