Санитар чистарту буенча шәһәр комиссиясе утырышы

12 апрель 2012 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Артём Сидоров Казан Мэры Ильсур Метшин рәислегендә узган санитар чистарту буенча шәһәр Комиссиясенең беренче утырышында катнашты. Утырыш Казан шәһәренең Совет районы администрациясендә узды.

Утырышта Казан прокуроры Ильдус Нәфыйков, Казан буенча РФ эчке эшләр идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров, табигатьне саклау прокуратурасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гөлшат Гомәрова, Казан шәһәре башкарма комитеты структурасының бүлек җитәкчеләре катнашты. Залда райондагы сәнәгать предприятиеләре, идарә компанияләре, сәүдә ширкәтләре, районның мәгариф оешмалары, җирлек советлары, бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләре бар иде.

Бүгенге көндә Совет районында озак вакытка арендага бирелгән һәм шәхси милектә булган җирләрдә 13 чүплек, һәм муниципаль оешма җирлегендә 7 чүплек ачыкланган. Узган ел Совет районы территориясендә 62 чүплек ачыкланган булган, шуның 55 бетерелгән. 7 аеруча катлаулысы бу елга калган.

Артем Сидоров, шәһәр тарафыннан тәкъдим ителгән киңәйтелгән составта даими комиссияләр үткәрү инициативасын бәяләп, шәһәр хакимиятенә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. 16-нчы апрельдән, санитар чистарту икеайлыгы үткәрү вакытына Казан районнарына министрлыкның 8-10 хезмәткәре командировкага җибәреләчәк.

Шәһәр Мэры катнашында Казанны санитар чистарту буенча Комиссия утырышларын 2 атнага бер оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования