"Җир өслегенең 71%ы су белән: океаннар, диңгезләр, күлләр, елгалар һәм бозлар белән капланган. Якынча 96,5%ы тозлы, авыл хуҗалыгы өчен һәм эчәргә яраксыз суга туры килә", – дип сөйли башлады суның әһәмияте турында ТР Экология министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре. Алар Сарман урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучылар өчен "Су һәм без" эко-дәресен уздырды. Дәрес барышында экологлар балаларга Татарстанның су байлыклары: Архиерей, Кабан, Зәңгәр күлләр, Чулман, Нократ, Идел елгалары турында сөйләде. "Идел – Ауропаның иң зур елгасы. Ә Россиядә ул бассейнының мәйданы буенча 5 нче урында тора. Иделдә якынча 70 төрле балык яши: җәен, сельдь, алабуга, мәрсин балыгы", – дип билгеләде экологлар. Алар шулай ук балалар өчен елгалар турында викторина да уздырды: мәктәп укучыларының Татарстан елгалары турындагы белемнәре шактый күп булып чыкты, алар су байлыкларының кыйммәтен һәм әһәмиятен аңлый.
Чара азагында табигать саклау ведомствосы белгечләре балаларга дәфтәрләр тапшырды, аларда табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртмәләр бар: "Балалар бу кагыйдәләрне үзләштерер, ә табигатькә карата сакчыл карашны һәм экологик үзаңны без аларда инде күрәбез, әлеге уңай сыйфатларны хәзер үстерү зарур", – дип билгеләде экологлар.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте