Штраф яки эшчәнлекне туктатып тору. Казан оешмасы территорияне чүпләгән өчен җавап бирәчәк

2018 елның 19 октябре, җомга

Вертолет белән тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казандагы предприятиеләрнең берсе территориясендә зур чүплек булуын ачыклады. Чүпләрне санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыру факты Идел буе районының Көньяк-Сәнәгать урамында теркәлде. Тимер-бетон эшләнмә ватыклары рәвешендәге калдыклар белән 112 кв. метр җир пычранган, чүплекнең күләме 26 куб. м. тәшкил итә. Әлеге факт буенча юридик затка карата ҮТИ инспекторлары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү" 8.2 ст. буенча административ беркетмә төзеде. Оешмага ике йөз илле мең сумнан башлап штраф яки туксан тәүлеккә кадәрле срокка эшчәнлекне административ туктату яный.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International