«Экология өлкәсендә квалификацияле яшь белгечләр арта бара». Казанның инновация университеты белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2018 елның 12 октябре, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Тантаналы чарада министр Александр Шадриков һәм югары уку йортының ректоры Асия Тимирясова катнашты. Очрашу кысаларында әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек, студентларның җитештерү практикасын оештыру мәсьәләләре турында фикер алышынды. Шулай ук табигать саклау ведомствосы башлыгына республиканың экологик үсешенә югары уку йорты коллективының һәм укучыларының керткән өлеше турында сөйләделәр. «Түбән Кама экология сукмаклары» федераль гранты, республика хөкүмәте билгеләгән грантлар кысаларында югары уку йортында «2010-2020 елларда Татарстан территорияләренең экологик-инновацион үсеше» табигатьне саклау проекты тормышка ашырыла: студентлар тарафыннан 25 чишмә тикшерелгән, шуларның 3се яңадан торгызылган. Зәй һәм Чишмә елгалары буенча экологик юнәлешле сәяхәт эшләнгән, экологик проблемалар буенча түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр оештырылган. «Яшь буынның табигатьне саклау эшчәнлегендә актив катнашуын, экология өлкәсендә квалификацияле яшь белгечләрнең артуын күрү бик күңелле», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International