Лениногорск оешмасы елгага чистартылмаган су агызган

2018 елның 12 октябре, җомга

Экологлар Лениногорск районының Яңа Шөгер авылында чистарту корылмалары ташландыкларында пычраткыч матдәләр катнашмасының рөхсәт ителгән нормадан йөз тапкыр артып китүен ачыклады. Мониторинг планлы рейд кысаларында үткәрелде. Агынты суга ясалган анализ нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре аммоний (133 тапкырга) һәм фосфатлар (94 тапкырга) буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең арттырылуын ачыклады. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.14 ст. 1 өлеше («Су алганда, суны алмыйча һәм су объектларына агынты суларны ташлаганда судан файдалану кагыйдәләрен бозу») нигезендә юридик затка административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Җәза чаралары турында карар кабул итү өчен эшнең материаллары Лениногорск шәһәр судына җибәрелде.

 ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International