Татарстан Республикасында Экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча ведомствоара комиссия утырышы

2012 елның 30 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров рәислегендә, видеоконференция режимында Татарстан Республикасында Экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Утырышта 2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экология ике айлыгын уздыруга әзерлек турында мәсьәлә каралды.

Утырышта Татарстан Республикасында Экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиология иминлеге буенча ведомствоара комиссия әгъзалары, прокуратура вәкилләре, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Артем Сидоров кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, ике айлыкны уздыру координаторы буларак, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төп бурычларыннан берсе - федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволары, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларының нәтиҗәле мәгълүмат-оештыру хезмәттәшлеген тәэмин итү.

Санитар-экология чистарту ике айлыгының эшләр планы турында доклад белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары - табигатьне саклау буенча ТР баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов чыгыш ясады.

Үз докладында ул агымдагы елда, 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасын уздыруга әзерлек белән бәйле рәвештә, Казан шәһәре һәм шәһәр читен санитар-экологик чистарту буенча чараларның оештыру төре тамырдан үзгәртелде, дип ассызыклады.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы аппаратының җитәкче хезмәткәрләренә шәһәрдә экологик күзәтчелекне нәтиҗәле оештыру өчен һәр районга шәхси җаваплылык беркетелгән.

Казан шәһәр муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук видеоконференция режимында Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Әлмәт шәһәр муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков, Түбән Кама шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Радик Вафин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International