Бүген – Бөтендөнья суны мониторинглау көне

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Бүген барча дөньяда суның сыйфатын мониторинглау көне билгеләп үтелә. Американың Чиста су фонды инициативасы белән гамәлгә куелган экологик бәйрәм планетадагы су ресурслары проблемалары турында җәмгыятькә хәбәр итү дәрәҗәсен арттыруга һәм аны пычратудан саклау эшендә катнашуга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасында заманча технологияләр һәм җайланмалар ярдәмендә су объектларына 30дан артык химик һәм биологик күрсәткеч буенча мониторинг гамәлгә ашырыла. Экологларның техник җиһазланышлары арасында – 8 йөзү чарасы – КС-701, КС-110, "Сибирь" катерлары, "Фламинго" патруль судносы.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы лабораторияләре белгечләре тарафыннан ел башыннан бирле өслектәге сулардан 560 проба алынды һәм анализланды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International