Чиста уйналды. Автокалада өмә квест форматында узды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Яр Чаллы «Чиста Уеннар» халыкара хәрәкәтенә кушылды. «Чиста кәгазь» экологик хәрәкәте һәм «КАМАЗ» ГАҖ Яшьләр Советы тарафыннан оештырылган квест шәһәрнең ике ноктасында узды. Чүп җыю һәм аралау буенча төркем ярышлары кысаларында катнашучылар 1,6 тоннадан артык чүп җыйды. Ярыш шартлары буенча һәр төр төрлечә бәяләнде: мәсәлән, пластикның капчыгы-7 балл, ә катнаш эшкәртелми торган чүп өчен 3 кенә балл бирелде. Чараның координаторлары билгеләп үткәнчә, мондый өмә форматы территорияне чистартуны гына түгел, ә калдыкларны аерым җыю принциплары белән танышуны да күздә тота. Чаллылыларның иң кызыклы һәм гадәти булмаган табышлары хөкемдарлар бригадасы тарафыннан аерым бәяләнде, ә иң яхшы экспонатларга бүләкләр тапшырылды. Чаллы халкы уеннар үткәрү территориясендә нәрсә генә тапмады - кәнәфине дә, офицер фуражкасын да, 12 аяк кием комплектын да.

Автокалада узган ике ярыш нәтиҗәсендә күпме уңай хис-кичерешләр алынды, шулай ук Үзәк һәм Комсомол районнары территорияләре чистарды. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, кабат кулланырга мөмкин булган калдыклар эшкәртү компаниясенә яңа продукция җитештерү өчен җибәрелде.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International