Лаешта яшәүчеләрнә экология мәсьәләләре буенча консультация бирделәр

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Күлләрне эко-тернәкләндерү программасына ничек эләгергә? Скважинадагы судан файдалануга лицензия бирү өчен нәрсә кирәк? Шушы һәм экологиягә һәм табигатьтән файдалануга кагылышлы башка сорауларга бүген Лаешта гражданнарны кабул итү барышында табигать саклау ведомстволары җитәкчеләре җавап бирде. Халыкны ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Радик Гайнетдинов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Назыйм Псардия һәм ТР Экоминистрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов консультацияләде. Асылда, калдыкларны урнаштыруга һәм коммуналь оешмаларның чүпне үз вакытында чыгармавына кагылышлы мәсьәләләр белән кызыксындылар. "Халык белән шушы рәвешле эшләү формасы үзенең ихтыяҗлы һәм нәтиҗәле булуын күрсәтә, – дип билгеләде ТР экоминистрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов. – Иң мөһиме, диалог барышында мөрәҗәгатьләр тәгаенләштерелә. Сорауларның бер өлешенә без урында җавап бирдек, калганнары, өстәмә эшкәртүне таләп итә торганнары, карауга алынды. Без аларны контрольдә тотабыз."

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International